Балалар арасында үткәрелгән “Метро, трамвай, троллейбус” бәйгесенә йомгак ясалды

Бүген башкалада “Метро, трамвай, троллейбус” дип исемләнгән балалар рәсем бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Әкият дөньясын хәтерләткән “Тукай мәйданы” бүген тагын да матурайган, үзенчәлекле төс алган иде. Чөнки диварлар, Казанда киң кулланыла торган электр транспортлары — балалар ясаган трамвай, торллейбус һәм метро сурәтләре белән “бизәлгән”.
Рәсемнәр бер-берсен кабатламавы, балалар һәм үсмерләрнең фанатазиясеннән чыгып иҗат ителүе, бирегә килгән әти-әниләр һәм укытучыларның гына түгел, ә үтеп баручы казанлыларның игътибарын үзенә җәлеп итте.
Бүген Казан метросының “Тукай мәйданы” тукталышында шәһәр күләмендә үткәрелгән “Метро, трамвай, троллейбус” дигән балалар рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. Җиде йөзгә якын эш арасыннан рәссамнар, балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларыннан торган жюри, сигез номинация буенча, иң-иң яхшыларын билгеләгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге бәйгедә Казан балаларыннан тыш, кышкы каникуллар вакытында башкалада ял иткән Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең яшь рәссамнары да үз көчләрен сынап караган.
А.Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты үзәгенең сәнгать-эстетика бүлеге җитәкчесе, жюри әгъзасы Валентина Леушина беренче генә тапкыр үткәрелгән әлеге бәйгегә бу кадәр күләмдә эш кабул ителер дип белмәгән идек, ди. Һәм: “Казанга ял итәргә килгән республиканың башка шәһәр һәм районнары балалары һәм үсмерләренең дә катнашуы бик тә шатландырды”, - дип билгеләп үтте. Ул шулай ук бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр арасында электричкалар, трамвай, троллейбуска өстенлек бирелгәнлеген ассызыклады.
“Бәйгедә өч яшьлек нәниләрдән алып, унбиш яшькәчә булган балалар һәм үсмерләр катнашты. Моннан тыш, балалар сәнгать мәктәпләрендә белем алучылар да рәсемнәрен тәкъдим итте.
Билгеле инде, балалар иҗаты булгач, рәсемнәрнең бары тик алар кулы белән генә ясалуы, укытучылары, әти-әниләре ярдәме бик сизелмәгән булу — әлеге чараның төп максаты иде. Шуңа да, жюри бары тик балалар тарафыннан ясалган рәсемнәргә өстенлек бирергә тырышты”, - диде А.Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәге хезмәткәре В.Леушина.
Әлеге матур башлангычка нигез салучыларның берсе булган “Метроэлектротранс” генераль директоры Әсфән Галәвов та бүгенге чарага килгән балаларны тәбрикләде һәм аларга уңышлар теләде. Үз чиратында, ул җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйгенең “6 яшьтән алып 8 яшькәчә булган балалар” номинациясендә I урынны 8 яшьлек Латыйпова София яулады. II урын Дарья Потаповага (8 яшь), ә III урын Диана Хисматуллинага (8 яшь) бирелде.
9 яшьтән алып 11 яшькәчә кадәр балалар арасында I урынга Наташа Мальганова (9 яшь) лаек булды. II урынны Асия Мөхәммәтшина (9 яшь) алса, III урын Диана Ешковага (9 яшь) бирелде. Әлеге номинациядә кызыксындыргыч бүләккә Наилә Фәттахова ия булды.
“12 яшьтән алып 16 яшькәчә булган үсмерләр” дигән номинациядә I урын Валентин Михайловка, II урын Иван Зеленинга, III урын — Вeроника Пономаревага бирелде.
“3 яшьтән алып 5 яшькәчә булган иң нәни рәссамнар” номинациясендә 5 яшьлек Кирилл Жаров белән Эльзира Пономарева бүләкләнде.
“Профессиональ рәссам” дип аталган номинациядә I урынга Евгений Короленко чыкты. II һәм III урыннарны Аделина Йосыпова белән Елена Царева бүлеште.
“Оригиналь композиция” номинациясендә дипломга һәм истәлекле бүләккә Клим Зуев лаек булды.
“Метро, трамвай, троллейбус” бәйгесенең “Мин юл кагыйдәләренә нигезләнеп рәсем ясыйм” дигән номинациядә җиңүчеләргә бүген ТР Эчке эшләр минисрлыгы һәм ЮХИДИ идарәсе тарафыннан махсус бүләкләр тапшырылды. Аларга Бучинина Татьяна (I урын), Лагатунин Степан (II урын) һәм Асапов Тимур (III урын) лаек булды.
Бәйгенең махсус бүләкләре шулай ук башкаланың сәнгать мәктәбе укучыларына да тапшырылды.
“Метроэлектротранс” оешмасы “Метро, трамвай, троллейбус” бәйгесе белән генә чикләнеп калырга җыенмый. Февраль аенда шәһәр күләмендә кышкы фоторәсемнәр буенча бәйге үткәреләчәк. “Апрель аен без тулысы белән халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышларга ниятлибез. Ягъни аның әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрдән шулай ук шәһәр күләмендә бәйге оештырылачак”, - дип билгеләп үтте Әсфән Галәү улы.
Тагын шунысы: “Метро, трамвай, троллейбус” бәйгесе кысаларындагы бүгенге бүләкләү әле соңгысы булмаячак. “Тукай мәйданы” станциясе диварларына эленгән рәсемнәргә казанлылар да бәя бирә. Дөресрәге, SMS-тавыш бирү юлы белән алар абсолют җиңүчене билгеләячәк.