ТР Пермьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Г. Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре ачылышында катнашачак

ТР Пермьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Г. Камал театрының Мәскәүдәге гастрольләре ачылышында катнашачак

(Казан, “Татар-информ”, 11 гыйнвар, Ландыш Харрасова). ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева Мәскәүдә Г. Камал театры гастрольләре ачылышында катнашачак. ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 16 гыйнвар көнне Россия мөфтиләр Шурасының тантаналар залында гастрольләр башлану уңаеннан кабул итү булачак. Зилә Вәлиевага чакыру РФ мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннан килгән.

Билгеле булганча, Г. Камал театрының Мәскәүдә соңгы гастрольләре 1993 елда Е. Вахтангов исемендәге театрда узган иде. Быел исә тамашачылар спектакльләрне Мәскәү шәһәре дәүләт кече театрында карый алачак. Камаллылар барлыгы 8 спектакль тәкъдим итәчәк. Алар арасында К. Тинчуринның “Казан сөлгесе”, Г. Хугаевның “Кара чикмән”, А. Цагарелиның “Ханума”, З. Хәкимнең “Телсез күке”, А. Чеховның “Өч сеңел”, Т. Миңнуллинның “Шулай булды шул”, “Гөргөри кияүләре”, “Әлдермештән Әлмәндәр” бар.

Билетлар Казан белән чагыштырганда кыйммәтрәк торса да (100-400 сум), инде сатылып беткән.