Россия Президентының чыршы бәйрәмендә Төмән кызы да катнашты

Россия Президентының чыршы бәйрәмендә Төмән кызы да катнашты

(Төмән, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Бибинур Cабирова). Мәскәүнең Кремль залында үткән Президент Чыршы бәйрәмендә катнашу бәхете Төмән өлкәсенең Вагай районы Юрмы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Анжела Ниязовага да тиде. Ул яхшы укуы, үрнәк тәртибе, мәктәп тормышында актив катнашуы белән яулап алды бу чиксез зур бәхетне.

Биюгә булган сәләте белән, бию сәнгатен чиксез яратуы белән дә башка укучылар арасында аерылып тора Анжела. Ул ия булган табигый сәләтне үзәктән еракта урнашкан Юрмы авылының күтәреп алып, үстерү мөмкинлеге юк, әлбәттә. Әмма Анжелада биергә өйрәнү омтылышы зур булганга, ул видеокассеталардан файдалана башлаган. Аларны карап, ул үзлегеннән татар, башкорт, чегән, төрек биюләрен өйрәнгән, аларны башкаруда югары осталыкка ирешкән. Ул инде район «Таң йолдызы» балалар фестивалендә ике тапкыр лауреат исемен яулаган, тик юл кыенлыклары аркасында өлкә фестивальләрендә катнаша алганы юк икән әле.

Аның искиткеч зур сәләтенә, үзен сәхнәдә тәҗрибәле артист кебек тотуына - район мәдәният белгечләре дә соклана. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Анжеланы мәдәният уку йортына урнаштыру хакында мәктәп һәм район җитәкчеләре инде бүгеннән кайгырта башлаганнар.