news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Истанбул тамашачысына «Әпипә» кинокомедиясе тәкъдим ителәчәк

Беренче татар мюзиклы Төркиядә II төрки дөнья фильмнары фестивалендә күрсәтеләчәк.

Истанбул тамашачысына «Әпипә» кинокомедиясе тәкъдим ителәчәк

(Истанбул, 10 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбул киносөючеләренә беренче татар мюзиклы «Әпипә» тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итә.

18-19 декабрь көннәрендә Истанбулда II төрки дөнья фильмнары фестивале үтәчәк. Анда Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Саха-Якутия, Төркия, Төрекмәнстан, Хакасия, Үзбәкстан кебек илләрнең фильмнары күрсәтеләчәк.

Татарстан режиссеры Илшат Рахимбай тарафыннан төшерелгән «Әпипә» музыкаль комедиясен әлеге кинофестиваль кысаларында Али Әмир мәдәният сараенда 19 декабрь көнне күрү мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100