Тинчурин театрында “Ул кабызган утлар балкышы” конкурс-фестивальнең йомгаклау өлеше узды

Чара К.Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланып уздырылды

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). 8 нче декабрьдә Тинчурин театрында, мәшһүр драматург һәм режиссер К.Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган “Ул кабызган утлар балкышы” конкурс-фестивальнең йомгаклау өлеше узды. Республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган балалар конкурсның гала- концертына җыелды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте секретаре.
Сәгать иртәнге 9.00 дан мәртәбәле жюри конкурсның монолог, җыр, спектакльдән өзек күрсәтү буенча кебек номинацияләрдә үз эшен башлап җибәрде. Сәхнә, сәхнә арты берсеннән-берсе сәләтле балалар тавышына күмелде. Сайлап алу турын карап утыручылар, жюри әгъзалары гүя Тинчурин тормышына кереп чумдылар.
Жюри вәкилләре арасында ТР Мәдәният министрлыгы эшләре белән идарә итүче Кадрия Идрисова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы хезмәткәре Алсу Юсипова, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, Россиянең атказанган, ТР ның халык артисты Исламия Мәхмүтова, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, ТРның халык артисты Зөфәр Харисов, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, ТРның атказанган артисты Зөлфия Латыйпова- Вәлиева, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов бар иде.