“Татар җыры” фестивале лауреатлары унсигез номинациядә бүләкләнәчәк

“Татар җыры” фестивале лауреатлары унсигез номинациядә бүләкләнәчәк

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 21-22 декабрь көннәрендә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Татар җыры-2007” халыкара татар эстрада җыры фестивале узачак. Әлеге уңайдан бүген “Татмедиа” агентлыгында аны оештыручыларның берсе — “Барс-Медиа” компанияләре генераль директоры Марат Гәрәев, “Татарстан — яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” генераль директоры Илшат Әминов һәм Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты, фестивальнең режиссеры Илдар Хәйруллин катнашында матбугат очрашуы булды.

Билгеле булганча, “Татар җыры” фестивале сигезенче ел рәттән татар эстардасын шаулаткан вакыйгаларның иң зурсысы һәм ул башкала мәдәни тормышының бер өлеше дә булып тора. Бу юлы да җыр сөючеләрне кызыклы сюрпризларга бай программа көтә. Мәсәлән, 21 декабрьдә “Йолдызлар фабрикасы-3” проектының финалы булачак. Икенче көнне исә 16.00 сәгатьтә “Татар җыры-2007”нең Гала-концерты уза һәм лауреатларга “Алтын барс” сыны тапшырыла.

Тулаем авырлыгы 475 грамм булган әлеге сынны эшләү өчен 999 пробалы 45 грамм алтыннан һәм 198 грамм көмештән, ике бриллиант һәм 232 грамм бәллүр кулланылган. “Алтын барс”лар “Алмаз-Холдинг” компаниясе остаханәсендә махсус эшләнелгән.

Марат Гәрәевнең әйтүенә караганда, быелгы фестивальдә җиңүчеләрне Алар “Ел ачышы”, “Иң яхшы халык җырчысы” “2007 елның иң популяр җыры”, “Ел ачышы”, “Иң яхшы музыкаль төркем”, “Иң яхшы татар җыры”, “Елның иң яхшы дуэты” кебек 18 номинациядә бүләкләү була. шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел “Елның музыкаль ташкыны”, “Татар җыры легендасы”, “Елның иң яхшы автор-башкаручысы”, “Иң яхшы рок-проект”, “Иң яхшы рэп/ хип-хоп проект”.. Һәр номинациядә өч номинант бар һәм көрәш шулар арасында булачак. Соңгы ике номинация — татар альтернатив музыкасы проектлары өчен

Быел барысы 64 номинант бар, алар арасыннан 22се фестиваль лауреатлары булачак.

Матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, быелгы фестивальнең оештыру комитетына янәдән “Татарстан — яңа гасыр” телерадиокомпаниясе кушылган һәм инде чарага җитди мәгълүмати ярдәм дә күрсәткән.

Республикада тиңнәре булмаган фестивальнең быелгы бюджеты 10 миллионга якын икән. Сәхнәгә әлеге чараны Камал театры артситы Илдар Хәйруллин куя. Аның баш стилисты — Казан дизайнеры Надежда Әюпова. Фестивальнең генераль иганәчесе — “Ак Барс стархование” компаниясе.