Әстерхан татар театры 60 еллык юбилеена әзерләнә

Алты дистә ел эчендә театр татар драматургиясенә нигезләнгән 280 спектакль һәм концерт программасы куйган.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Әстерхан дәүләт филармониясендә Әстерхан халык театрының 60 еллыгына багышланган кичә узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Әстерхан халык театры 1959 елда Нариман мәдәният йортының театр студиясе каршында оештырыла. Беренче вакытта ул һәвәскәрләр түгәрәге була, аннан үсеш алып, халык театрына әйләнә. Хәзер халык театры өлкә халык мәдәнияте фәнни-методик үзәге базасында эшли.Алты дистә ел эчендә театр татар драматургиясенә нигезләнгән 280 спектакль һәм концерт программасы куйган. Быелдан коллектив белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Ажгилдиева җитәкчелек итә.