Чаллыда картиналар галереясендә музей мәчесе яши башлаган

Мәчегә узган гасырның бөек рус рәссамы Васнецов хөрмәтенә Василий дип исем биргәннәр.
(Чаллы, 10 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының картиналар галереясе имгәнгән песигә шефлык итә башлаган. Галерея бу эшне Петербургтагы «Эрмитаж» музее үрнәгендә эшли. Чаллыдагы «музей мәчесен» узган гасырның бөек рус рәссамы Васнецов хөрмәтенә Василий дип атаганнар."Василий - хуҗасыз песи. Башта безнең галерея урнашкан 3/01 номерлы йорт янында яшәде. Хезмәткәрләр сорыкайны күреп алып, аны ашата башлады", - дип сөйләделәр учреждениедә."Песи бик акыллы һәм ул ярдәм итүчеләре янына үзе килә иде. Бервакыт ул югалды. Тынычсызланган хезмәткәрләр песине эзләп тапты. Аның ягы яраланган иде. Мөгаен, аның аягын подъезд ишегенә кысканнардыр.  Имгәнгән песине урамда калдырмадык. Аны клиникага алып бардык, песигә операция ясадылар. Хәзер песи галереядә яши. Аңа яңа хуҗа табу өчен белдерү бирдек", - диделәр галереядә.«Вася картиналар галереясендә үзен яхшы тота: шау-шу куптармый, экскурсияләргә килүчеләрне җәлеп итми. «Бик тыныч, ягымлы, рәхмәтле песи. Аңа хуҗа булырдай кешеләр табылсын иде», - диделәр мәдәният учреждениесендә.