“Татар моңы” VII яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты көне тәгаенләнде

Чара ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан, ТР Министрлар Кабинеты, БТК Башкарма комитеты, “ТНВ” телеканалы белән берлектә, оештырыла

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). 29 ноябрь көнне “Татар моңы” VII яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты була. Тамаша “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә сәгать 19.00 дә башлана.

Конкурсның сайлап алу турлары Казан, Алабуга, Зәй, Уфа, Дүртөйле, Мәскәү, Ташкент һ.б. калаларда уздырылган. Бәйгенең 2-3 нче турлары исә Казанда 23-27 ноябрь көннәрендә үткәреләчәк. Катнашучылар өчен бу көннәрдә мастер-класслар оештыру планлаштырыла. Шуны да әйтергә кирәк, яшь башкаручылар телевизион конкурсының 3 нче турын “ТНВ” телеканалында туры эфирда күрергә мөмкин булачак.

Чара ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан, ТР Министрлар Кабинеты, БТК Башкарма комитеты, “ТНВ” телеканалы белән берлектә, татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен популярлаштыру, сәләтле яшьләрне барлау, аларның иҗатын үстерү максатыннан, оештырыла.

Конкурста татар җырларын башкаручылар (15-35 яшьлекләр) катнаша ала. Алар сайлап алу турында татар халык җырын һәм татар композиторлары тарафыннан язылган бер җырны башкарырга тиеш иде. Профессиональ жюри “Ялгыз вокал” (“Сольный вокал”) номинациясендә 15-20 яшьлекләр һәм 21-35 яшьлекләр арасында I-III урыннарны яулаучыларны билгелиячәк. РФ төбәкләре һәм БДБ илләреннән катнашучыларга исә аерым бәя биреләчәк. Моннан тыш, “Инструменталь башкару”, “Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр”, “Академик вокал” номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнәчәк.