“Идел йорт” XV театр коллективлары төбәкара фестиваленең йомгаклау туры башлана

Анда 17 спектакль күрсәтелер дип көтелә

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның В.И. Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексында театр коллективлары арасында үткәрелә торган “Идел йорт” XV төбәкара фестивальнең йомгаклау туры башлана. Тамашачылар бу кичтә фестиваленең ачылу тантанасын һәм 2014 елда Гран-при яулаган Кукмара районы Мәдәният йорты халык театры спектаклен тамаша кыла алачак.

Фестиваль кысаларында халык театрлары, театр коллективлары тарафыннан 17 спектакль күрсәтелер дип көтелә. Артистлар Бөгелмә, Балтач, Әлмәт, Балык Бистәсе, Баулы, Мөслим, Актаныш, Арча, Яңа Чишмә, Буа, Мамадыш, Чүпрәле, Теләче районнарыннан киләчәк.

Фестиваль ике мәйданда үткәрелә. 10-17 ноябрь көннәрендә спектакльләрне В.И. Ленин исемендәге мәдәни ял итү үзәгендә, 18-23 ноябрьдә исә Сәедгалиев исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә тамаша кыла ала.

Спектакльләр көндез сәгать 2 дә, кич 6 да башлана, диелә ТР Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге хәбәрендә.