420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Татар җырчысы Зәринә Вилданова JagerMusicAwards Беренче бәйсез музыка премиясенә дәгъва итә. Җырчы турында мәгълүмат премия сайтында урнаштырылган.
I Бәйсез музыка премиясе конкурсын оештыручылар билгеләп үткәнчә, эксперт советы аша 1400дән артык конкурсант узган. Конкурсның беренче турында конкурсантлар өчен тавыш бирергә мөмкин
Зәринә Вилданова ГИТИСта укыган, "The CheekLaWeek" этнопроекты авторы. Татар, инглиз һәм рус телләрендә җырлый. Ул pop, world music, jazz стильләрендә эшли. Конкурска Зәринә Вилданова конкурска "Иске уйлар"композициясе белән катнаша. Сайтка җырчы турында мәгълүмат белән бергә җырның аудиоязмасы урнаштырылган.
Хәзерге вакытта Зәринә Вилданованың беренчел максаты 13-топ арасына керү. Татар җырчысы өчен https://jagermusicawards.net/profile/118836 адресы буенча кереп тавыш бирергә кирәк. Тавыш бирү төгәлләнергә 19 сәгать вакыт калган. Шорт битләр әзер булгач 14ендә конкурсның II этабы башлана.
Гран-при иясенә профессиональ видеоклип төшереләчәк.