"Татар-информ" Мамадыш район халык театры спектаклен онлайн күрсәтә

Тамаша бүген, 10 октябрьдә, 14:00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 10 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында Мамадыш район мәдәният йортының халык театры Аманулла әсәре буенча куелган "Җәйгы кырау" спектаклен күрсәтә. Тамаша 14:00 сәгатьтә башлана. Спектакльне "Татар-информ" сайтында онлайн карарга мөмкин. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/406/