Башкортстан «Китап» нәшриятында «Балалар әдәбияты антологиясе» тәкъдим ителде

Антологиягә Башкортстандагы 200дән артык язучының төрле жанрдагы әсәрләре кергән.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ). Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында өч томлык «Балалар әдәбияты антологиясе»н тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.Басма 2012-2018 елларда башкорт һәм рус телләрендә дөнья күргән. Төзүчесе – язучы Фәрзанә Гобәйдуллина.Антологиягә Башкортстандагы 200дән артык язучының (башкорт, рус, татар, чуваш, мари) төрле жанрдагы әсәрләре – шигырьләр, хикәяләр, пьесалар кергән. Антологиядә материаллар хронологик эзлеклелектә урнаштырылган: беренче том башкорт халык иҗаты әсәрләре белән ачыла. Өченче томга бүгенге көн авторлары кертелгән, аларның иң яшенә – 22 яшь.