Тукайның Казанга кайсы көнне һәм ничек кайтканы төгәл билгеле түгел – Зөфәр Рәмиев

Элеккеге «Болгар» кунакханәсе урынында салынган бинада Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән витрина-экспозициясе тәкъдим ителде.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тукайның 1907 елда Җаектан Казанга килгән көне замандашлары истәлекләренә таянып, галимнәр тарафыннан 10 октябрь дип билгеләнсә дә, Тукайны өйрәнгән галимнәр әле Тукайның Казанга ничек килүен төгәл әйтә алмыйлар.

“Тукайны Уральскига алып киткәндә, кышын ат чаналарында баралар. Ә Тукай Казанга кайтканда, Башкортстан ягыннан килгән дигән сүзләр дә бар. Ул Казанга солдатка каралырга кайта. Минемчә, ул Казанга пароход белән менгәндер, - ди Тукайны өйрәнүче галим, филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Татар әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев. - Чөнки Уральскидан пароходка кадәр тимер юл төзелгән була, поезд белән пароходка кадәр килгән дә, пароходка утыргандыр. Килү көне дә төгәл ачык түгел. Замандашларыннан Вафа Бәхтияров “каядыр уннарында” дип әйткән инде. Әлегә төгәл әйтеп булмый. Эзләнсәң, эзләнер әйбер күп. Тукайны өйрәнү эше дәвам итергә тиеш”.

“Без Тукай энциклопедиясен эшләп Тукайны өйрәнүдә яңа баскычка күтәрелдек. Яңа фактлар ачылды. Ләкин әле бөтенесе табылып бетте дип әйтеп булмый. Тукай – ул зур диңгез. Анда керәсең дә керәсең”, - ди “Тукай энциклопедиясе”нең эш төркемен җитәкләгән Зөфәр Рәмиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Искәртеп үтәбез, бүген элеккеге «Болгар» кунакханәсе урынында салынган бинада Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән “Безнең өчен мәңге изге йорт...” дип аталган витрина-экспозициясе тәкъдим ителде. Тәкъдим итү чарасы Г.Тукайның Җаектан Казанга кайтуына 110 ел тулу көненә багышланган иде.

Мәгълүмат өчен. Тукай энциклопедиясенә 2 мең 358 мәкалә, 800 дән артык иллюстрация кертелде. Узган гасырда эшләнә башланган күләмле проектка 135 автор һәм 15 фәнни редакторның хезмәте керде. Проект барышында җыелган материалларны әзерләп Нурмөхәммәт Хисамов, Резидә Ганиева, Зөфәр Рәмиев китаплары һәм башка хезмәтләре аерым китап булып дөнья күрде. Энциклопедияне әзерләгәндә Тукайның 6 томлы академик басмасы да нәшер ителде.