"Татар Радиосы"ның хитлары "Пирамида" сәхнәсеннән яңгыраячак

Концерт 21 октябрьдә узачак.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). "Татар Радиосы" тамашачыларны яраткан популяр җырлар, танылган җырчылардан торган зур бәйрәм концертына чакыра. "Татар Радиосы "ның хитларыннан гына торган зур концертка ике атнадан азрак вакыт калып бара. 

Репетицияләр тынмый: һәр артист бу уникаль тамашага максималь рәвештә әзер булу өчен бөтен көчен куя. Бу - без яратып өлгергән хитларның яңгырашына гына түгел, сәхнә образларына да кагыла. Грандиоз концертта костюмнар белән беррәттән сәхнә бизәлешенә дә зур игътибар бирелә. Масштаблы проектны үз күзләрегез белән күрергә ашыгыгыз! - дип чакыра "Татар Радиосы" матбугат үзәге

Концерт 21 октябрьдә "Пирамида"да узачак.