Рауза Хәйретдинова: Җырлы образ башкаручы артистларда моң юк!

Легендар татар сәхнәсе йолдызы 90 яшендә дә театр сәнгате белән кызыксынып яши.

(Казан, 10 октябрь “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 2018 елның гыйнварь аенда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Хәйретдиновага 90 яшь тулачак. Гомерен татар сәхнәсенә багышлаган Рауза ханым бүген дә татар сәнгате белән кызыксынып яши.

“Туксан яшемә җитсәм дә, спектакльләрне карап барам, - ди Рауза Хәйретдинова. - Бик тәнкыйть белән карыйм әле мин аларны. Кайбер спектакльләрдә коры тавыш  белән генә җырлыйлар, моң юк. Күбесе хәтта тын да ала белми. Сүзләренең мәгънәләре аңлашылмый. Пауза тота алмаулары белән дә үзәкне өзәләр. Еш кына татар көйләрендә бормалар дөрес алынмый. Гомер буе җырлы рольләр башкардым. Дөрес, соңга таба характерлы, трагик образларны да тудырырга туры килде”.

Озак еллар татар сәхнәсендә балкыган Рауза Хәйретдинова белән тулы  әңгәмәне “ihtertat.ru” республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.