Рөстәм Абязов һәм француз скрипачы Жиль Апапның уртак концертлары булачак

Уртак концертлар, 20 октябрьдә Казаннан башланып, 24 октябрьгә кадәр Түбән Камада, Бөгелмәдә, Әлмәттә һәм Иннополиста дәвам итәчәк.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Казандагы La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Татарстанга заманның иң экстравагант музыкантларының берсен чакырды. Жиль Апап - чыгышы буенча француз, скрипач-виртуоз, академик музыка мэтрларының әсәрләренә фантастик каденцияләр булдыручы.

Уртак концертлар, 20 октябрьдә Казаннан башланып, 24 октябрьгә кадәр Түбән Камада, Бөгелмәдә, Әлмәттә һәм Иннополиста дәвам итәчәк. Агымдагы елның программасына – Бах, Моцарт, Уорлок, Равель әсәрләре, шулай ук ирланд, америка, румын традицион музыкасы кертелгән.

Беренче тапкыр "La Primavera" һәм Жиль Апап узган сезонның ачылыш тантанасында бергә чыгыш ясады. Соңгы килүендә музыкант оркестрны һәм тамашачыны бик ошатты һәм киләсе чакыруны теләп кабул итте.

«Жиль Апап безнең заманның гади булмаган музыкантыннан санала, ул үзенең уйлап чыгару сәләте белән уникаль. Көнбатыш матбугаты сәхнә кырыенда утырып, аякларын селкетеп уйнаганы өчен, аны гыйсьянчы йолдыз дип атый», – дип сөйләде Абязов.