Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" һәм "Болганчык еллар" романнары нәшер ителәчәк

Автор үзе исән чагында әлеге романнарын Казанда татар телендә бастырмаганнар.

(Казан,10 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан китап нәшрияты Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” һәм “Болганчык еллар” романнарын берләштергән китабын басмага әзерләде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас, сәнгать редакциясе мөдире һәм яңа басылачак китапның мөхәррире Венера Камалиева хәбәр итә.

“Мәхмүт Галәүнең Татарстан китап нәшриятында басылачак китабы ике романнан торачак, – ди Венера Камалиева. – Бу романнар беренче тапкыр безнең нәшриятта 1968 елда 15 мең тираж белән нәшер ителгән була. Ул чакта “Болганчык еллар”ны Яхъя Халитов, “Мөһаҗирләр”не Рәис Даутов русчадан тәрҗемә иткән. Ә 1977 һәм 2000 елларда “Мөһаҗирләр” әсәре үзе генә бастырыла. Ниндидер сәбәпләр аркасында язучы әлеге әсәрләрен Казанда татарча бастыра алмаган. Казанда бастыру өмете сүнгәч, ул аларны 1929 елда Мәскәүгә җибәргән. “Болганчык еллары” (“Муть”) рус телендә 1930 елда Мәскәүдә нәшер ителә. Аны Гайшә Шәрипова тәрҗемә иткән була. Ә “Мөһаҗирләр”не М.Галәү үзе русчага тәрҗемә итә. 1934 елда бу әсәре дә Мәскәүдә бастырыла. Язучы кулга алынгач, аның кулъязмалары юкка чыга. Шул сәбәпле татарча язылган варианты калмаган. Бары тик нәшер ителгән өзекләрдән торган “Чүлмәк тулгач” китабында “Канлы тамгалар” исемле тарихи романыннан өземтәләр генә татар телендә сакланган”.

Яңа китап әдәбиятчы галим Фоат Галимуллинның кереш мәкаләсе белән дөнья күрәчәк. Биредә Фоат ага Галимуллин укучыга М.Галәү һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат бирә. 2 мең 200 тиражлы китап М.Галәүнең тууына 130 ел булу уңаеннан әзерләнгән, аны укучылар 2017 ел ахырына кулга алачак. Венера Камалиева белдергәнчә, М.Галәүнең әлеге романнарын укучылар арасында бик популяр.

Белешмә өчен: Мәхмүт Галәү ХХ йөз татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, нәшир, публицист, тәрҗемәче. Ул 1886 елның 8 сентябрендә Казан губернасының Арча өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә дөньяга килгән. Тумышы һәм нәсел шәҗәрәсе белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, дин һәм тарих галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә якын кардәш туры килә. Әдипнең бабасы – Ш.Мәрҗанинең бертуган энесе. Большевиклар инкыйлабына кадәр Мәхмүт Галәү үзе дә, әдип һәм журналист буларак, язган әсәрләрен “Мәрҗани” имзасы белән бастыра.

Мәхмүт Галәүнең 1917 елга кадәрге иҗтимагый-мәдәни һәм әдәби эшчәнлеге күп тармаклар буенча бара. Бу чорда ул татар әдәби-мәдәни фикер дөньясының алгы сызыгыннан атлаган талантлы журналист һәм публицист, тәҗрибәле нәшир вә матбага белгече, оста оештыручы һәм халыкка аң-белем таратучы мәгърифәтче булып таныла.



1919 елда ул Башкортстан Мәгариф комиссариатының кантон бүлегендә хезмәт итсә, 1920 елны Оренбург губернасында һәм Мәскәүдә мәгариф-нәшрият системасында эшләп ала, 1921 елда бөтенләй эшсез калып, янә Оренбургка кайта. 1922–1923 елларда төрле хосусый ширкәтләрдә хезмәт итә, алар таратылгач, бер ел тәмам эшсез йөреп, 1925 елны кабат Мәскәүгә бара. Анда берникадәр вакыт СССР халыкларының Мәркәз нәшриятында һәм үзе оештырышкан хәреф җыючылар (наборщиклар) мәктәбендә эшли. 1930 елда югары даирәләргә язган бер шикаять хатында ул: “1926 елдан алып бүгенге көнгәчә мин тагын эшсез. Ничек кирәк алай, ярым ач хәлдә көн кичерәмен”, – дип билгеләп үтә.

М.Галәүнең матур әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге нәкъ менә шушы елларга туры килә. Ул илдәге социаль үзгәрешләргә бәйле кешеләр аңында, психологиясендә барган үтә катлаулы, каршылыклы процессларны чагылдырган дистәдән артык хикәя, татар авылына инкыйлаб алып килгән үзгәрешләр-болганышлар фонында төрле катлау кешеләре арасындагы киеренке мөнәсәбәтләрне психологик планда яктырткан “Кабулсай” дигән романын, “Саламторханнар”, “Курчак туе” исемле сатирик комедияләрен һәм “Пугачев явы” дигән тарихи пьесасын яза. Барыннан да бигрәк шушы елларда әдип үзенең күңеле түрендә күптәннән йөрткән иҗади хыялын – татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Гомуми исеме “Канлы тамгалар” дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Әдип алдан һәр китапның киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. Беренче китапта XIX гасыр татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын, икенче китапта 1897 елгы халык исәбен алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүе, өченче китапта рус-япон сугышы һәм 1905 елгы беренче инкыйлаб чоры һәм, ниһаять, “Өермәләр” дип исемләнгән соңгы дүртенче томда большевиклар инкыйлабы елларындагы давыллы вакыйгаларны гәүдәләндерү күздә тотылган була. Ләкин, язучының фаҗигале язмышына бәйле рәвештә, роман-эпопеяның беренче ике китабы гына язып тәмамлана, өченче, дүртенче кисәкләре, каралама хәлендә әзер булсалар да, әдипнең кулъязма архивы һәм беренче ике кисәгенең асыл нөсхәләре белән бергә юкка чыгалар. Беренче ике кисәген тәшкил иткән “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” романнары да безгә 1930–1934 елларда Мәскәүдә русча тәрҗемәдә чыккан басмалары буенча гына билгеле.

Замандашларының истәлекләренә караганда, Мәхмүт Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр өчен Казанга китерәләр. Махсус коллегия (ОСО) утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була. НКВД биргән белешмә кәгазе буенча әдипнең вафаты (атып үтерелүе?) 1938 елның 12 ноябрендә дип фараз кылына.

Узган гасырның алтмышынчы елларында әдипнең русча тәрҗемәдә генә сакланып калган “Болганчык еллар” белән “Мөһаҗирләр” романнары, кабаттан татар теленә тәрҗемә ителеп һәм кат-кат матбугатта басылып, егерменче йөз татар әдәбияты хәзинәсендә үзләренә лаек урынны алды.