Л.Габдрафикова: Революция вакытында “ирек” сүзенең мәгънәсен бер яклы гына аңлаганнар

Николай патша тәхеттән баш тарткач, Казанда “Ирек бәйрәмнәре” уздырганнар, ди тарихчы галимә

(Казан,10 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 1917 елгы февраль революциясеннән соң Николай патша тәхеттән баш тарткач, Казанда “Ирек бәйрәмнәре” уздырганнар. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова сөйләде.

“1917 елгы Февраль революциясеннән соң Казан губернасында буталчыклар, ыгы-зыгы китә, - ди Лилия Габдрафикова. - “Ирек” дигән сүзне ничектер бер төрле генә аңлыйлар. Хуҗа белән эшче, хакимият белән халык арасы һәм башка мөнәсәбәтләр бозылып бетә. Шундый вакытта октябрь хәлләре башланып китә. Казанда гарнизон солдатлары баш күтәрәләр. Әмма бу алдан ниятләнгән эш булмый, ә шул болганчык хәятнең дәвамы гына. Урындагы халык атыш кебек нәрсәгә инде күнегеп беткән була. Казанда август аенда Пороховой завод бик нык шартлый. Ул гади халык өчен иң куркыныч, ахырзаман җиткән кебек тоела. Ә инде октябрьдә, идарәне Советлар үз кулына алгач, бу вакыйганы җәмгыять ниндидер зур үзгәреш дип уйламый, шул февральдә башланган үзгәрешләр кебек дип кабул итә”.

1917 ел революциясенең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты “Революциядәге кеше: Казан губернасы” (“Человек в революции : Казанская губерния”) дигән ике томлы монография әзерләде. Беренче том 1905-1907 еллардагы революция хәлләрен ачыкласа, икенче том 1917 елның билгесез тарих битләрен барлый.
 
 “Март аенда төрле шәһәрләрдә “Ирек бәйрәмнәре” үткәргәннәр, Казанда андый бәйрәмнәр уза. Әмма патша китсә дә, тормыш һаман авырая, азык-төлеккә бәяләр арта. Сугыш туктамый, шуңа күрә яз башындагы шатлык хисләре җәйгә таба бераз сүлпәнәя”.