Петербург татарларының "Нур-Свет" газетасының яңа саны чыкты

Бу сан, алдагыларыннан аермалы буларак, дүрт (гадәттә сигез) биттән тора
(Санкт-Петербург, 10 октябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының “Нур-Свет” газетасының чираттагы саны чыкты.
Билгеле булганча, ул — Санкт-Петербург Татар мохтәрияте (рәисе Рәис Яркәев) каршындагы айлык басма. Бу сан, алдагыларыннан аермалы буларак, дүрт (гадәттә сигез) биттән тора. Анда соңгы айларда төньяк башкалада милләттәшләр тормышында һәм алар катнашлыгында булган яңалыклар туплап бирелгән. Басмада төп тема Россиядәге Татар мохтәриятләре алдында торган бурычлар. Газетаның баш мөхәррире — хезмәт ветераны Әлфинур Гафурова, аның урынбасары һәм җаваплы сәркәтип — Асия Садриева, редколлегия әгъзалары — Фәридә Нәҗмиева, Ирина Журавлева һәм Дәнис Гәрәев. Фотохәбәрче — Мөнирә Моратова.
Хәбәрчеләр газетаны вакытында һәм тулы мәгълүматлы итүгә күп көч сала. Язмалар, “Нур- Петербург”тан аермалы буларак, бары тик урыс телендә генә бирелә.