Питрәч районы Кибәк Иле авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Клуб 1976 елда төзелгән булган.

(Питрәч, 10 сентябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ»). Питрәч районы Кибәк Иле авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова һәм район башлыгы Илһам Кашапов катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Соңгы биш елда безнең районда республика программасы буенча алты авылда мәдәният йортлары капиталь ремонтланган.

Район үзәгеннән шактый еракта урнашкан Кибәк Иле авылында клуб 1976 елда төзелгән. Шул вакыттан бирле бу бинада бары тик зур булмаган төзекләндерү эшләре генә башкарылган. Быел капиталь ремонт барышында бина металл стяжкалар белән ныгытылган, керамик гранит плитә белән тышланган, җылылык, электр һәм су белән тәэмин итү системалары яңага алыштырылган, яңа тәрәзә һәм ишек куелган, клубның әйләнә-тирәсе дә төзекләндерелгән.

«Без болай да клубка бик теләп килә идек, хәзер тагын да рухланыбрак киләчәкбез», — ди мәдәният йортында эшләп килүче «Асылъяр» ансамбле җырчысы Руфия Гарәфетдинова.

«Безнең клубта 9 түгәрәк эшли, вокал ансамбльләр дә, хореография коллективы да бар», — дип сөйләде мәдәният йорты директоры Рәзинә Сәйфетдинова.

«Бу бина буш торырга тиеш түгел, биредә тормыш кайнарга тиеш. Игътибар итегез, сез тамашачының күңелен ачучы, кызык ясаучы гына түгел, беренче чиратта, сез халыкны тәрбиялисез. Хезмәт күрсәтүче генә булып калмагыз.Мәдәният — бездән соң калачак бердәнбер нәрсә. Иҗат итегез, мәдәниятне саклагыз, тәрбияләгез, кешеләрне мәдәнияткә җәлеп итегез», — диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.