Казан сынлы сәнгать училищесында сакланган эшләрдән күргәзмә ачылды

Күргәзмә уку йортының 125 еллыгына багышлана

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылган «Эмпатия» күргәзмәсе Казан рәсем сәнгатенең киләчәген күзалларга мөмкинлек бирә. Биредә Казан сынлы сәнгать училище укытучылары һәм студентларының эшләреннән торган күргәзмә ачылды.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә 1 нче катына урнашкан күргәзмә Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының 125 еллыгына багышланган. Ә өченче катта Казан рәсем сәнгате мәктәбенең күренекле шәхесләренең Казанда сакланган эшләре урын алган. Аларның бер өлеше реставрациядән соң куелган.

Күргәзмә ачылуга багышланган чыгышында ТР Сынлы сәнгать музее директоры Розалина Нургалиева училище белән музейның хезмәттәшлеген ассызыклады. «Мин училищеда сакланган рәсемнәрнең күплеген күреп таң калдым. Биредә яшь рәссамнарның бик кызыклы эшләре саклана икән. Нинди жанрлар, нинди темалар!», — диде ул сокланып.

Казан сынлы сәнгать училище Ольга Гыйльметдинова уку йортының юбилее уңаеннан һәр биш ел саен ТР Сынлы сәнгать музее залларында күргәзмәләр оештырылуын искәртте. Ул бу традициянең быел дә дәвам итүе өчен музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде. «Күргәзмәдә әле танылмаган буынның эшләрен күрерсез. Биредә без соңгы чыгарылышларның эшләрен дә куйдык. Алар безнең горурлыгыбыз булыр дип уйлыйм», — диде ул.

Күренекле рәссам Илгизәр Самакаев Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган өметле рәссамнарның коммерциягә китеп югалып бетмәвен теләде. «Сезнең эшләрегезне дәүләт заказы белән сатып алмасалар да — хәзер ул рәхәт заманнар үтте — сез бернәрсәгә карамыйча иҗат итегез», — диде ул студентларга.

Свияжск утрау шәһәрчеге дәүләт музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин Казан сынлы сәнгать училищесы студентларының музей экспозицияләрен әзерләүгә катнашуларын билгеләп үтте. «Мондый күргәзмә даими эшләп торса да ярар иде», — диде ул.

ТР Сынлы сәнгать музее директоры Розалина Нургалиева күргәзмә ачылу тантанасын төгәлләп, Казан рәссамнарының музейга үз эшләрен бүләк итүләрен игълан итте. Болар — Анатолий Егоров, Рәшит Галимов, Илнур Сираҗиев, Вера Карасева, Илгизәр Самакаев һәм башкалар.

«Безгә бик талантлы балалар килә. Конкурс һәрвакыт бик зур. Дизайнга бер урынга сигез кеше иде. Без ике төркем җыйдык, берне генә җыйсак бер урынга 16 кеше булыр иде. Сценография бүлегенә бер урынга 10 кеше иде. Казанда балалар рәсем сәнгате мәктәпләре бик сыйфатлы эшли, шуңа безгә килүчеләр бик күп», — дип Казан сәнгать мәктәбенең бүгенгесе белән таныштырды педагог һәм рәссам Айрат Хәмидуллин.

«Әмма училищега кызлар керә башлавы уйландыра. Бу бәлки яхшы да түгелдер. Кыз бала ана буласы. Алар рәссам булмаслар да инде, әйбәт тәрбияле аналар булырлар. Бу да яхшы», — диде педагог.

Казан сынлы сәнгать училищесы күргәзмәсе октябрь азагына кадәр эшләячәк.