420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Иң яхшы фильмы дип "Ласковое безразличие" киносы танылды.
"Ласковое безразличие мира" казах фильмын Казан кинофестивалендә тәкъдим итү фикерен кинофорум җитәкчелегенә "Татар-информ" агентлыгы керткән иде.
Фильмны форумның жюри рәисе - СССРның халык артисты, Төрекмәнстанның танылган актрисасы Мая-Гүзәл Аймедова игълан итте.
Кинофестиваль ябылу тантанасыннан соң, кинофорум кинозалларында Гран-при алган фильм күрсәтеләчәк