Казахстанда шагыйрь Абай Кунанбаевны искә алдылар

Кунанбаев беренче булып рус шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләрен казах теленә тәрҗемә итә.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Казахстан башкаласы Нур-Солтанда бөек казах мәгърифәтчесе, фикер иясе һәм шагыйрь Абай Кунанбаевның тууына 174 ел тулуга багышланган чара узды. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.Милли китапханәдә узган чарада галимнәр, язучылар, хөкүмәт вәкилләре, чакырылган кунаклар катнашты.Бу чарада Казахстанда яшәүче этник һәм мәдәни үзәк вәкилләре тарафыннан Абай Кунанбаев шигырьләренә язылган җырлар казах, кыргыз, үзбәк, татар, алман, уйгыр, кытай һәм башка телләрдә яңгырады. Чара кысаларында бөек фикер иясенең әсәрләре һәм картиналары күргәзмәсе оештырылды. Абай Кунанбаев 1845 елның 10 августында Семея (элек Семипалатинск) шәһәрендә туган. Кунанбаев үз әсәрләрендә кеше тормышының төрле аспектларына кагылып үтә, халыкны туры юл буенча үстерү кирәклеген әйтә һәм конфликтларга каршы чыгыш ясый. Кунанбаев мәдрәсәдә белем ала, шул ук вакытта рус мәктәбенә дә йөри. Ул гарәп һәм француз телләрен өйрәнә, Алишер Навои, Фирдәүси һәм Низами әсәрләрен төп нөсхәдә укый. Кунанбаев беренче булып рус шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен казах теленә тәрҗемә итә.