news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарапул шәһәрендә Әлмәт театры гастрольләре булачак

Әлмәт театры Сарапул тамашачыларына өч спектакль тәкъдим итәчәк.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). 18-19 октябрьдә Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә Әлмәт татар дәүләт театры гастрольләре булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Татар тамашачылары театр спектакльләрен һәрвакыт көтеп ала. Әлмәт театры гастрольләре һәрчак тулы декорацияләр, костюмнар һәм тулы актерлар составы белән уза, диелә хәбәрдә.

Әлмәт театры тамашачыларга өч спектакль тәкъдим итәчәк.

18 октябрьдә 11:00 һәм 13:00 сәгатьләрдә Радиозавод Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар өчен «Играем маленького Мука» әкият-спектакле булачак.

18 октябрьдә 18:30 сәгатьтә Сарапул Театрында кече формадагы «Кибет» спектакле куелачак.

19 октябрьдә 18:30 сәгатьтә Радиозавод Мәдәният йортында «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100