news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның яшь артистлары башкорт теленә багышланган клиплар төшерәчәк

Клипларны җәй көне төшерәчәкләр һәм сентябрьдә эфирга чыгара башлаячаклар.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Башкорт теле елында республиканың яшь артистлары клиплар сериясе төшерәчәк. Бу хакта Бөтендөнья башкорт корылтае утырышында «Аргымак» төркеме лидеры, танылган артист Ринат Рамазанов әйтте дип яза «Башинформ».

Проектта Фәйзи Гаскәров исемендәге Халык бию ансамбле солисты Миләүшә Хәйбуллина, Zainetdin шоу-проекты, рэпер Алтынай Вәлитов, Васил Гафаров җитәкчелегендәге «Бишбармак» оркестры, Булат DJ Хан, E7E-media студиясе һәм башкорт шоу-бизнесының башка вәкилләре катнашачак.

«Безнең яшьләр клиплар сериясе ясарга әзерләнә. Һәр музыкаль трек башкорт теленә багышланачак. Безнең календарь план бар: җәй көне төшерәчәкбез, сентябрьдән клиплар эфирга чыга башлаячак», — дип сөйләде Ринат Рамазанов.

Ул барлык катнашучыларның да инстаграм аккаунтларында язылучыларның күп булуын, кызыклы максатчан аудитория җыелуын әйтте.

Барлык клипларны да 14 декабрьдә Башкорт теле елына йомгаклар ясалачак зур чарада тәкъдим итү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100