Әнкарәдә “Казан - җиде җиһан” фотосурәт күргәзмәсе тәмам

Бу күргәзмәдә Татарстан фоторәссамы Гөлнара Сәгдиеваның да әсәрләре урын алды

(Истанбул, 10 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия башкаласы Әнкарә якынындагы Казан дигән шәһәр җитәкчелеге “Казан - җиде җиһан”дип исемләнгән чара үткәрде. Анда Азәрбайҗан, Босния-Герцеговина, Казахстан, Кырым, Татарстан, Төньяк Кипр кебек 7 төрки дәүләттән килгән фоторәссамнәр катнашты. Алар 7 көн буенча Казан бистәсенең тарихи–истәлекле урыннарын, кызыклы архитектура биналарын, табигать күренешләрен, милли ризыкларын фотосурәткә төшерделәр.
Әнкарә һәм Казан мэрияләре, Төрки милләтләрнең халыкара мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙ һәм “Эко-Ауразия” берлеге тарафыннан уртаклыкта оештырылган бу чарада Татарстанны “Казан” журналының фотомөхәррире Гөлнара Сәгъдиева тәкъдим итте.
“Казан - җиде җиһан” чарасының ачылыш тантанасына Әнкара губернаторлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Вәйсәл Бейру, Казан хакимият башлыгы Локман Әртүрк, Казахстан җөмһуриятенең Төркиядәге илчесе Җансәит Туймебаев, ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дүсән Касәинов, “Эко-Ауразия” берлеге президенты Хикмәт Эрән һәм җирле матбугат әһелләре катнашты.
Әнкарәнең “Кызылай метросы” сәнгать галереясында төрки фотосүрәт осталарының иҗат җимешләреннән махсус күргәзмә оештырылды. “Казан - җиде җиһан” дип аталган бу фотосурәт күргәзмәсе бүген төгәлләнә. Ул башкаладан соң Казан шәһәре(Әнкарә вилаяте) сәнгать сөючеләре игътибарына да тәкъдим ителәчәк. Киләчәктә ТӨРКСОЙ оешмасы әлеге әсәрләрне халыкара сәнгать үзәкләрендәге күргәзмәләрдә күрсәтәчәк.