Камал театры Мәдәни универсиада кысаларында Татарстан-Кытай проектын тәкъдим итә

Бүген театр сәхнәсендә - Италия драматургиясе классигы Карло Гоцциның “Принцесса Турандот” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль

 (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Италия драматургиясе классигы Карло Гоцциның “Принцесса Турандот” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Хан кызы Турандык” спектакле тәкъдим ителә.

Бу - Татарстан-Кытай проекты, аны чынга ашыру өстендә Кытай Халык Республикасыннан режиссер Ма Джэньхон һәм сценограф Биен Вэнтон җитәкчелегендә сәхнәләштерү төркеме эшләде. Спектакльдә театрның алдынгы актерлары, көнчыгыш сугыш төрләре, цирк күренешләре, музыкаль бизәлеш белгечләре катнаша.

Исегезгә төшерик, Камал театрының “Хан кызы Турандык” спектакле Пекинда (Кытай) Кытай милли театры Халыкара фестивалендә тәкъдим ителгән.