Бүген Тинчурин театры “Кияүләр” спектаклен тәкъдим итә

Спектакль Мәдәни универсиада кысаларында күрсәтелә

 (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә Х.Вахитнең “Кияүләр” спектакле тәкъдим ителә.

Спектакльне сәхнәгә куйган режиссер - РФ атказанган артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, көй авторлары – Сара Садыйкова һәм Рәшит Гобәйдуллин. Рәссам-сәхнәгә куючы – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Роман Моров, хореограф – ТР халык артисты Ләйсән Хәмәтова.

Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән! (дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк) Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби - бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк...

Җырлы - биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли.