Сынлы сәнгать музеенда джаз төннәре башлана

“Сынлы сәнгать музеенда джазның җәйге җиде төне” дип исемләнгән концертлар циклы август азагына кадәр дәвам итәчәк
(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның Дәүләт Сынлы сәнгать музее паркында “Сынлы сәнгать музеенда джазның җәйге җиде төне” дип исемләнгән концертлар циклы башлана.
“Сандецкий утарында джаз” дип исемләнгән II Халыкара джаз фестивале кысаларында үткәрелгән чарада, музыканың әлеге жанрын сөючеләр өчен бүген “Trumpet holiday” дигән кичә тәкъдим ителә.
17 июль көнне биредә танылган Америка композиторы Джордж Гершвинның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Gershwin’s world” дигән концерт була. 24 июль киче блюзга багышланса, 31 июльдә Бразилия вокал-инструменталь музыкасы һәм интерпретацияләр тәкъдим ителә; 7 августта джаз сөючеләрне “Тенгери” дигән этно-джаз проекты, 14 августта электрон джаз кичәсе көтә. “Сынлы сәнгать музеенда джазның җәйге җиде төне” дип исемләнгән концертлар циклы 21 августта йомгаклау концерты белән төгәлләнә.
Джаз төннәре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм “Ре-Марк” арт-үзәге белән берлектә оештырыла.