Мәскәүдә рәссам Илдар Зариповның юбилей күргәзмәсе ачыла

Бүген 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында РФ халык рәссамы Илдар Зариповның рәсем күргәзмәсе ачыла
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Бүген 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында Россия Федерациясенең халык рәссамы Илдар Зариповның рәсем күргәзмәсе ачыла. Ул рәссамга 70 яшь тулу уңаеннан оештырыла. Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева катнаша. Күргәзмә өчен күренекле рәссамның 1989 елдан 2006 елга кадәрге чорда иҗат ителгән әсәрләреннән 60 картина сайлап алынган. Күргәзмә 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Илдар Касыйм улы Зарипов 1939 елда Казанда туган.
И.Зарипов 1961 елда Казан сәнгать училищесын, ә 1968 елда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. 1968-1970 елларда Сәнгать академиясенең Иҗат остаханәсендә СССРның халык рәссамы Г.М.Коржев җитәкчелегендә стажировка үткән. 1970 елдан – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Рәсем сәнгатендәге уңышлары өчен аңа Россия Федерациясенең халык рәссамы (1983), ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1976) дигән мактаулы исемнәр һәм ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1994) бирелгән. Ул шулай ук Россия Сәнгать Академиясенең көмеш медаленә ия (1996).
Рәссамның әсәрләре Третьяковка дәүләт галереясендә, Рус дәүләт музеенда, ТРның сынлы сәнгать дәүләт музеенда, «Казан» милли- мәдәни үзәгендә, Карелия Республикасының (Петрозаводск) сынлы сәнгать музеенда, Таганрог картиналар галереясендә, Тамбов өлкәсе, Мордовия, Удмуртия республикалары картиналар галереяләрендә, Алмания, АКШ, Канада, Англия, Франция, Бельгия, Италия, Польша, Төркия, Голландия, Израиль һ.б. илләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.
2004 елда Казанда Илдар Зариповның 65 еллыгына галерея-студия ачылды, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.