Казанда Мәскәүнең Кече театры гастрольләре уңаеннан матбугат конференциясе узачак

Иртәгә ТР Мәдәният министрлыгында Зилә Вәлиева катнашында Мәскәү театры гастрольләре уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелә
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Иртәгә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәгендә РТ Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашында Мәскәү дәүләт академия Кече театрының Казанда узачак гастрольләре уңаеннан матбугат конференциясе үткәрелә.
Матбугат конференциясендә Кече театрның сәнгать җитәкчесе, СССРның халык артисты Юрий Соломин, Кече театрның әйдәп баручы актрисасы, РФнең халык артисткасы Ирина Муравьева, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закиров, Камал театрының баш режиссеры, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев катнаша, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.