Качалов театрында сезон ябыла

10-11 июньдә Качалов театрында 217нче сезоны Ф.М.Достоевский повесте буенча куелган «Дядюшкин сон» спектакле премьерасы белән ябыла

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 10-11 июньдә Казанның В.И.Качалов исемендәге рус Зур драма театрында 217 нче театр сезоны Ф.М.Достоевский повесте буенча куелган «Дядюшкин сон» спектакле премьерасы белән ябыла.
21 июньнән 12 июльгә чаклы Качалов исемендәге рус драма театры Екатеринбургта киң масштаблы гастрольләрдә була. Гастрольләр афишасында сигез спектакль бар: «Пиковая дама», «Вишневый сад», «Глумов», «Американская шлюха или Путешествие по России с папой-алкоголиком», «Скрипач на крыше», «Трехгрошовая опера», «Квадратура круга» һәм «Золотой ключик или Приключение Буратино».
Гастрольләр Екатеринбургның яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.