^Казан Эрмитажында Көнбатыш Ауропаның XVI–XX йөзләрдәге чигү үрнәкләре тәкъдим ителә

^Казан Эрмитажында Көнбатыш Ауропаның XVI–XX йөзләрдәге чигү үрнәкләре тәкъдим ителә

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 13 июнь көнне Казан Эрмитажында “Дәүләт Эрмитажы җыелмаларыннан Көнбатыш Ауропаның XVI–XX йөзләрдәге чигү үрнәкләре. Интерьер һәм костюм” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Анда Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский да катнашыр дип көтелә.

Күргәзмәдә исә 170 тән артык экспонат урын алачак. Анда казанлылар һәм, гомумән, сәнгать сөючеләр берсеннән-берсе кызыклы һәм үзенчәлекле эшләр белән таныша алачак. Алар арасында декоратив паннолар, мебель тышлары, өстәл япмалары, чигелгән картиналар, зәвык белән эшләнгән чаршаулар, хатын-кызлар һәм ир-атлар эшләпәләре бар. Әлеге экспонатлар Көнбатыш Ауропа илләрендәге чигү сәнгате үсешен аңларга ярдәм итәчәк.

Күргәзмәне ачу тантанасы 16.00 сәгатькә исәпләнгән. Аңа кадәр исә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Санкт-Петебругтагы Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский катнашында матбугат конференциясе булачак.

Көндез исә Казан Эрмитажының лекцияләр залында “Христиан һәм мөселман сәнгате аһәңнәре” дигән темага М.Пиотровский лекция укыячак.