^Уфа «Нур» татар дәүләт театры җәй көне дә эшли

^Уфа «Нур» татар дәүләт театры җәй көне дә эшли

(Уфа, 10 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфа «Нур» татар дәүләт драма театры коллективы әле дә үзенең бинасында тамашачыларны кабул итә. Гәрчә, республикадагы башка барлык театрлар да җәйге ялларга, йә булмаса районнарга гастрольләргә китсә дә, «Нур» театры иҗат коллективы июль башына кадәр үз бинасында театр сөючеләргә үз тамашаларын күрсәтергә карар итте.

Театрның баш режиссеры Әбелхәер Сәфиуллин сүзләренчә, әле июнь азагына кадәр репертуардагы барлык спектакльләр дә уйнала. Шул ук вакытта театрның бер төркеме районнарга үзенең театрлаштырылган концерт программасы белән дә чыга. Коллективның аерым бер төркеме июнь азагына кадәр районнарга кечерәк форматтагы спектакльләр белән иҗат гастрольләренә дә бара. Бу чәршәмбедә нурлылар күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Борай районында тамашачыларны сөендереп кайтты. Алдагы көннәрдә Кушнаренко, Чишмә районнарына да бару көтелә.