Татар театры музее элекке «Шәрык» клубы бинасында урнашачак

Татар театры музее элекке «Шәрык» клубы бинасында урнашачак

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына килүче тамашачылар әүвәл фойега куелган күргәзмәләр белән таныша. Анда татар театрының беренче адымнарына, аның беренче артистларына һәм Җиңүнең 60 еллыгына багышланган күргәзмәләр урын алган. Артистларның юбилейлары булган очракта да музей мөдире Луара Шакирҗан юбилярларның архивтагы фотоларын һәм башка мәгълүматларны туплап күргәзмә оештыра. Киләчәктә театр музееның үз бинасы булачак. Ул театр каршындагы элекке «Шәрык» клубы бинасында урнашачак.

Музей әлегә архив ролен уйный. Анда театрның беренче көненнән үк сакланган документлар, артистларның шәхси әйберләре, афишалар, театр киемнәре, һ.б. саклана. Биредә театрга килгән кунакларның бүләкләре дә урын алган. Архив дигәннән, биредә сакланган материаллар белән сәнгать белгечләре дә файдалана. Әйтик, сәнгать белгече Роза Солтанова рәссамнарның күргәзмәләрен оештырганда бары тик бу музейда сакланган кайбер материалларны да сорап ала икән.

Кичә атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге татар академия театры музее мөдире Луара Шакирҗан үзенең туган көнен билгеләп үтте. Луара Шакирҗан үзен артист дип саный, чөнки аның гомере театр сәнгате, нәфис сүз осталыгы белән бәйле. Ул шулай ук даими рәвештә радио-телевидениедә дә еш чыгышлар ясый, зур сәхнәләрдә концертлар алып бара һәм берүк вакытта театр сәнгатенә багышланган мәкаләләр дә яза. Л.Шакирҗан артист һөнәрен алу өчен башта Казан театр училищесын тәмамлаган, аннары Ленинград театр, музыка, кинематография институтында укыган. Театр музеенда ул инде 20 елдан артык эшли. Театр хезмәткәрләре һәм театр сөючеләр Луара Шакирҗанның күп хезмәте кергән музейның ачылуын көтә.