Башкаланың Җиңү паркында «Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды

2020 елда Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»).Татарстан башкаласында Җиңү паркында «Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре» күргәзмәсе ачылды. Ун стендтан торган экспозиция «Һәлак булган солдатларның аналары һәм тол хатыннары» монументы янында урнаштырылган.

Стендлардагы мәгълүмат ярдәмендә шәһәр халкы Казанда фронт өчен ниләр эшләүләрен, Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдә нинди ачышлар ясалуын, ТАССР башкаласына эвакуацияләнгән предприятиеләр турында белә ала.

Фотоматериаллар ТР Милли музее һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде, шулай ук «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945»  китабы мәгълүматлары кулланылды.  

Җиңү паркындагы күргәзмәне май ахырына кадәр карап булачак — аннан соң Горький исемендәге, Урицкий һәм «Крылья Советов» паркларына күчәчәк.

2020 елда республика башкаласы «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казан халкы «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы урнаштырылачак урынны сайлауларын хәбәр иткән иде.