"Евровидение-2017"нең беренче ярымфиналы җиңүчеләре билгеле

Кичә Киевта узган ярымфинал беренче ун финалистны ачыклады.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Сишәмбе көнне Киевта узган ярымфинал нәтиҗәләре буенча, "Евровидение-2017" халыкара җыр бәйгесенең беренче ун финалисты билгеләнде. Бу хакта РИА Новости яза.

Аерым алганда, финалга Молдавия, Әзербәйҗан, Греция, Швеция, Португалия, Польша, Армениия, Австралия, Кипр, Бельгия чыккан. Моннан тыш ярымфиналда ике тапкыр узган елда җиңү яулаган Джамала чыгыш ясаган.