Ренат Харисның юбилее уңаеннан, М. Җәлил опера һәм балет театрында мәдәни чара тәкъдим ителә

Быел Татарстанның халык шагыйре 75 яшен билгеләп үтә

(Казан, 10 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 15 июнь көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында, ТРның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Харисның 75 яшьлек юбилее уңаеннан, “Шагыйрь мәхәббәте” операсы тәкъдим ителәчәк. 2 пәрдәдән торган операга музыканы Резеда Ахиярова язган.

Анда М. Җәлил опера һәм балет театры артистлары Гөлнора Гатина, Артур Исламов, Венера Протасовадан тыш, Казаннан Денис Хан-Баба, Мария театры солисты Әхмәт Аһади тавышларын да ишетергә мөмкин булачак. Дирижер — Италиядән килгән Марко Боэми.