Камал театрында “Үлеп яратты” соңгы тапкыр уйнала

Спектакль беренче татар хатын-кыз казые Мөхлисә Бубый язмышына багышлана

(Казан, 10 май, Татар-информ”). Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 5 сезон дәвамында зур уңыш белән барган “Үлеп яратты” спектакле инде репертуардан төшеп кала.

Беренче татар хатын-кыз казые Мөхлисә Бубыйның авыр язмышы хакындагы әлеге драманың премьерасы 2011 елның 9 дкабрендә булган иде. Ркаил Зәйдулла иҗат итеп, Илгиз Зәйниев тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльне тамашачылар 12 май көнне соңгы тапкыр карый алачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.