news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Язлар моңы» фестивале Тольятти татар милли автономиясенең 20 еллыгына багышланган

Шәһәрдә «Идел» җыр һәм бию ансамбле оешканнан бирле алтынчы буын балалары «Язлар моңы» фестивалендә катнаша.

«Язлар моңы» фестивале Тольятти татар милли автономиясенең 20 еллыгына багышланган
http://samtatnews.ru/

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Шушы көнннәрдә ике еллык тәнәфестән соң, Тольяттиның «Автоград» мәдәният үзәгендә VIII «Язлар моңы» иҗат фестивале гөрләп узды. Ул Самара өлкәсенең 170 еллыгына һәм Тольятти татар милли автономиясенең 20 еллыгына багышланган иде. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Чараны Тольятти автономиясе җитәкчесе Ислам хәзрәт Гомәров һәм төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин башлап җибәрде. Мөфти, кеше гомерен ел фасыллары белән чагыштырып, үзебезнең бу дөнья­да кем булып яшәвебезне гоме­ребезнең язында ук ачык­ларга, ислам дине ышыгына, татар дәрьясына сыенырга өндәде. Ул Ислам хәзрәтнең Тольятти татар автономиясен уңышлы җитәкләп килүен билгеләп үтте һәм Коръән китабы бүләк итте.

Ислам хәзрәт исә, автоград халкын бәйрәм белән котлаганнан соң, соңгы елларда үткәрелеп килүче күләмле чараларга тукталып үтте. Толь­яттида даими рәвештә Сабан туе, «Язлар моңы» фестивале, «Татар кызы» бәйгесе һәм Мәүлид бәйрәме үткәрелеп килә.

Бәйрәмгә Жигулевскидан килгән «Музыкальная артель «Жигулевская Вольница» ансамбле татар көйләреннән тезмә тәкъдим итте. Ирек Шәрәфетдинов җи­тәкчелегендәге бу үзешчән кол­лектив күптән түгел генә Ха­лык ансамбле исеменә ла­ек бул­ган. Самараның «Ялкын­лы яшь­лек» җыр, бию һәм шигърият ан­самбле чыгышы да халык күңеленә хуш килде. Татарстанның атказанган артистлары — җырчы Рөстәм Закиров, автор-башкаручы Ләй­сән Мәхмүтова да музыкаль бүләкләрен тапшырды.

Фестиваль кысаларында чыгыш ясаган һәвәскәр артистлар да талантларының бөтен кырларын күрсәтә алды. Тольяттида татар милли-мәдәни мохтарияте эшли башлаганнан бирле, кечкенә бәбкәләр булып оешмага килгән балалар, татар мохитында тәрбияләнеп, аккошлар сыман канатланып китеп, илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итә.

Шәһәрдә «Идел» җыр һәм бию ансамбле оешканнан бир­ле алтынчы буын бала­лары «Язлар моңы» фестива­лендә катнаша. Быелгы фес­ти­вальдә унбер яшьлек Илсөя Аббязова, тугыз яшьлек Юлия Галәмгирова белән Кәмилә Абсаттарова өченче урынны бүлеште, алты һәм җиде яшьлек Айгөл белән Әдилә Рәхмәтулловалар, әни турында җыр җырлап, икенче урынны алды. Биш яшьлек Руфинә Абдуллова да «Әбием» җыры белән алардан калышмады. Ә унҗиде яшьлек Салават Солтанов, җиткән кыз Диләрә Усманова, яшүсмер Алия Ильясова беренчелекне яулады.

Биючеләр арасында Сабина Сабировага, музыкаль инструментларда уйнаучылардан — скрипкачы Алинә Татарянцка тиңнәр булмады. Фестивальдә балалар гына түгел, олылар да чыгыш ясады. Алар арасыннан Идея Солтанова беренчелекне алды, Мәсгут Хәйбуллинга, сәхнә ветераны буларак, махсус бүләк тапшырылды. Ә осталарның остасы уналты яшьлек Суфия Шәкүрова Гран-при бүләгенә ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100