Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Урмай-Зәлидә» конкурсы финалы читтән торып кына узарга мөмкин
Фестиваль сигезенче ел рәттән Чувашия Республикасының Урмай авылында май ахырында үткәрелә.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Урмай-Зәлидә» конкурсы финалы читтән торып кына узарга мөмкин. Хәзер фестивальгә әзерлек бара. Бу хакта фестивальне оештыручы Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.
Быел конкурс, «Кәрван мирас-4» социаль иҗади проекты нигезендә, 28-30 майда үтәр дип планлаштырыла.
«Фестивальгә гаризалар килү артты. Төркия, Казахстан, Үзбәкстан илләреннән, Саха Якутия, Кабарда-Балкар республикаларыннан катнашырга теләүчеләр бар. Татарстанның Арча, Кукмара, Бөгелмә, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан һәм Казан шәһәреннән иҗат төркемнәре, Чуашстанның районнары һәм шәһәрләреннән, Түбән Новгородның Спас, Сергач районнарыннан, Ульян, Димитровград, Йошкар-Оладан гаризалар килде», — ди Фәрит Гыйбатдинов
Оештыручылар төрки илләрдән, Россиянең ерак төбәкләреннән коллективларны чакыруны быелга туктаткан. Әмма статусны саклап калу өчен Чабаксар, Йошкар-Ола, Казан, Ульян шәһәрләренең югары уку йортларында Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Кытайдан килеп укучы студентларга игътибарны арттырган.
«Аларны кунак итәрбез һәм үзенчәлекле җыр-биюләрен күрсәтерләр дип уйлыйбыз. Бөтен эш яман чирнең дөнья күләмендә тизрәк югалуында тора. Әгәр хәл катлауланса, читтән торып йомгакларга тиеш булабыз. Безнең эш — бөтен авырлыкларны җиңеп, тамашачыга да, катнашучыларга да унайлыкларны тудыру", - ди Фәрит Гыйбатдинов.
- Фестиваль сигезенче ел рәттән Чувашия Республикасының Урмай авылында май ахырында үткәрелә. Быел фестиваль Чувашия АССРның һәм ТАССРның 100 еллык юбилеена багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз