Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча районында мәдәният хезмәткәрләре онлайн концерт куя
Аларның концертын 400гә якын кеше караган.
(Арча, 10 апрель, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләү шартларында Арча районында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗановның онлайн концерт куйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Инстаграм челтәре аша чыгышыбызны 400гә якын кеше карады. Мәдәният йортындагы бер бүлмәдә җырласак та, сәхнәдән җырлагандай хис иттем үземне. Чөнки тамашачының күңелен күтәрергә, бераз булса да тормыш авырлыгын оныттырып торуга көчем кергәнгә горурланып җырладым», — диде Расих Галимҗанов.
Аннан соң эстафетаны Сөмбел Заһидуллина алды. Ул тамашачысын моңлы, халык җырларын тыңлатып, алар белән аралашып кинәндерде .
Алдагы көннәрдә дә район халкы мәдәният хезмәткәрләренең чыгышларын күрә алачак икән. Гадәттә, онлайн-концертлар көндезге сәгать 1дә Инстаграмдагы rdk_arsk (Арский районный Дом культуры) аккаунтында башлана. Бу турыда район мәдәният идарәсе җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз