Татарстанда иҗатчыларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында закон проекты барлыкка килергә мөмкин

ТР парламентында Әдәбият елында уздырылачак чаралар хакында матбугат конференциясе булды

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Татарстан” китап нәшриятында узган ел 145 исемдә китап басылып чыккан. Быел, икътисади кризис булу сәбәпле, 113 исемдә китап бастыру ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте. Матбугат конференциясендә Россиядә Әдәбият елында уңаеннан уздырыласы чаралар турында сүз барды.

“Әгәр дә теге яки бу өлкәдә чишеләсе мәсьәләләр күбәеп китсә, илдә шуңа багышланган ел игълан ителә. Әдәбият елы язучыларга һәм журналистларга, гомумән, язу эше белән шөгыльләнүчеләргә генә кагылмый, ә бөтен халыкка да кирәкле, чөнки язучылар халыкка дип иҗат итә. Әдәбият елында хәл ителәсе мәсьәләләрнең иң мөһимнәре дип ул язучыларга түләнелә торган гонорарларны, китапларны таратуны атады. - Язучыларның рухи һәм матди хәле турында кайгыртырга кирәк. Иҗат язучының төп эшенә әверелмичә, профессиональ иҗат булмаячак”, - дип искәртте Разил Вәлиев һәм совет чорында язучылар гонорарларына 2-3 ел дәвамында яшәп, яңа әсәрләр иҗат итә алуын ассызыклады.

Парламент депутаты иҗат әһелләре һәм иҗади оешмаларга кагылган закон проекты кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Мондый закон проекты РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителеп, РФ Президентына имзага җибәрелгән булган.

Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, иҗат әһелләре һәм иҗади оешмаларга кагылышлы закон кабул ителмәсә дә, Татарстанда иҗатчыларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында закон проекты барлыкка килергә мөмкин.

“Әдәбият елы уңаеннан уздырыла торган чараларда язучылар, иҗат әһелләре генә түгел, иҗтимагый оешмалар, гомумән, барлык кешеләр дә актив рәвештә җәлеп ителсен иде”, - диде матбугат конференциясендә катнашкан ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина.