Илһам Шакиров Уфа сәхнәсен шаулатачак

Татар халкының асыл улы, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров Уфага иҗат сәфәренә килде
(Уфа, 10 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Татар халкының асыл улы, мәшһүр җырчы Илһам Шакиров Уфага иҗат сәфәренә килде.
Бүген кич Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров “Кайтаваз моң” исемле мәдәни программа тәкъдим итә. Бу матур чараны ул ике тугандаш республика филармонияләре арасында матур гадәткә әверелгән “Дуслык күпере” проекты нигезендә оештырды.
“Кайтаваз моң” программасы татар халык җырлары һәм популяр эстрада әсәрләре белән таныштыра. Илһам Шакиров Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак концертта үз репертуарындагы үлмәс җырларны – “Хуш авылым”, “Сандугач”, “Өченче көн тоташ кар ява”, “Син сазыңны уйнадың” кебек җырларын башкарып, күңел кылларыбызны тибрәтәчәк.
Илһам Шакиров белән бергә Уфага Татарстан Республикасының Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә килде. Бу ансамбль чыгышлары да әлеге концертның ямен арттырачак.