Максим Галкин Казан кунакханәсенә соклануы турында Инстаграмга язган

Артист Татарстан башкаласында концерт программасы белән чыгыш ясады.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Эстрада артисты Максим Галкин Instagram социаль челтәрендә үз сәхифәсенә язылучыларга Казан кунакханәсендәге номерын күрсәтте. Социаль челтәрдә ул шул хакта видеокүзәтү урнаштырган.

«Менә бу — минем номерым. Сез аны күрергә тиеш», — дип, шоумен апартаменттагы интерьерларга соклануын белдергән һәм шуннан соң барлык бүлмәләр буйлап экскурсия үткәргән.

Соңыннан билгеләп үткәнчә, ул үзен Америка язучысы Фрэнсис Скотт Фицджеральд романындагы мәшһүр персонаж — Гэтсби кебек хис иткән.

Танылган шоумен кичә Татарстан башкаласында концерт программасы белән чыгыш ясады. 8 мартта ул Чаллыда үз концертын тәкъдим иткән иде инде. Сүз уңаеннан, концерттан соң Максим Галкин тамашачыларны мактап һәм гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап «сторис» урнаштырган.