Качалов театрының хезмәт хакы фонды ике тапкыр диярлек артты

Гомумән алганда, театр хезмәткәрләренә түләү өчен 18,1 млн сум биреләчәк.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан Министрлар Кабинеты Качалов театрының хезмәт хакы фондын ике тапкыр диярлек, 18,1 млн сумга кадәр арттырды. Бу карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: В. И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры»на «9 316,1» санын «18 100,1» санына алмаштырырга», диелгән документта.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Камал театры һәм Качалов театрының гомуми хезмәт хакы күләме 82,3 млн сумнан артып киткән.

Бу Татарстан мәдәниятен үстерү программасының гамәлдә булу вакыты ике елга арту белән бәйле булды. Хәзер ул 2020 елда түгел, ә 2022 елда тәмамланачак.