Чирмешән районының Иске Котыш мәдәният йортында ремонт бара

Мәдәният йорты бинасы узган гасырның 70нче еллары башында төзелә. Биредә соңгы тапкыр ремонт 2010 елда булган.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Иске Котыш мәдәният йортына төзүчеләр килде, бинада республика программасы нигезендә капиталь ремонт бара. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

-Бу көннәрдә төзүчеләр түбәне ябу белән мәшгуль, — ди Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. — Көн саен мәдәният йорты бинасында унлап кеше эшли. Монда ишекләр, тәрәзәләр яңартылачак, түбә һәм идәннәр, җылылык, электр челтәрләре дә алмаштырылачак. Бинаның фасадын сайдинг белән тышлау каралган.

Мәдәният йорты бинасы узган гасырның 70нче еллары башында төзелә. Биредә соңгы тапкыр ремонт 2010 елда булган.