^Шигърият бәйрәменә әзерлек башланды

^Шигърият бәйрәменә әзерлек башланды

(Уфа, 10 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бәләбәй районында «Илһам чишмәләре-2005» исемле шигърият бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Ел саен яз башында оештырылучы шушы матур мәдәни чара быел да бик колачлы үтмәкче. Шагыйрьләр, язучылар, журналистлар һәм артистлар катнашлыгында байтак тантаналы чаралар белән узачак бу бәйрәмне быел 1-2 апрель көннәренә билгеләделәр.

Бәйрәмнең программасы әзерләнеп бетеп тә килә инде. Башкортстанның танылган иҗат һәм сәнгать әһелләреннән тыш, Бәләбәй районындагы һәм шәһәрендәге бәйрәмгә Татарстан белән Чуашстаннан да кунаклар чакырыла. Бәйрәмгә килүчеләр районның Надеждино авылында Аксаковлар гаиләсенең йорт-музеенда, Өсән-Ивановкадагы тарихи-мәдәни үзәктә, Бәләбәй шәһәренең педагогия көллиятендә, авыл хуҗалыгы һәм машина төзүчеләр техникумнарында, шулай ук башка истәлекле урыннарда булачак.

Шигърият бәйрәме барышында, һәр елдагыча, быел да дүрт телдә: русча, башкортча, татарча һәм чуаш телендә нәшер ителгән чираттагы «Салават күпере» күмәк җыентыгының исем туен үткәрү дә каралган. Шуңа өстәп, биредә бәйрәм ачылуга туры китереп, балалар иҗатына багышланган «Каләм сынау» исемле китап та дөнья күрәчәк.

Әле шушы шигърият бәйрәменә әзерлек кысаларында район һәм шәһәр мәктәпләрендә төрле иҗади бәйгеләр үткәрелә, дивар газеталары чыгарыла, иншалар язу оештырыла. Китапханәләрдә әдәбият сөючеләр конференцияләре үткәрү дә махсус шушы бәйрәмгә багышлана. Аларда районның каләм әһелләре катнаша.