“Кырым Гәрәй хан” җырының премьерасы үтте

“Кырым Гәрәй хан” җырының премьерасы үтте

(Симферополь, 10 март, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырымның Украина музыкаль театрында Кырым ханлыгының бер ханы – Гәрәйгә багышланган “Кырым Гәрәй хан” җырының премьерасы үтте. Аны автор композитор Фәүзи Алиев “Дастан” ансамбленә кушылып башкарды. Ансамбльдә аның уллары Алим һәм Әдәм дә уйный һәм җырлый.

Туп-тулы зал композиторның яңа җырын зур дулкынлану белән каршылады. Хәзерге заман композиторының Кырым ханнары темасына иҗат иткән беренче җыры бу.

Ләкин Кырым ханнары темасы Кырымда ел саен ныграк популярлаша бара. Мәсәлән, Милли Мәҗлес Кырым ханлыгы башкаласы Бакчасарайның бер урамына Кырым Гәрәй хан исемен бирү мәсьәләсендә күптән инде шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән иде. Ташка чокып сын ясау буенча бер оста Кырым ханнарының берсенә һәйкәл кую өчен Иске Кырымда җир участогы бүлеп бирүне сорый. Ә укучылар исә үз чиратларында, “Гәрәйләр йолдызлыгы” (“Созвездие Гиреев”) китабы авторы Олекс Гайворонскийга Кырым династиясенә кергән 43 ханның язмышы һәм тормыш юлын яктыртуы өчен мең рәхмәт белдерә.